Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
ХУШ ИНДЕ. Хуш инде, мәңгегә хуш инде! Китә яз, китә наз, кыш инде. Тагын бер текәлеп карыймчы, Рәсмеңне күңлемә алыймчы. Ул китә, кайтмаска дип китә. Соң килде мәхәббәт – ник китә? Чаналар кузгалып киттеләр, Йөрәкне сыздырып үттеләр. Эзләрен кар-буран сылады, Юлларга җил ятып елады. Хуш инде, мәңгегә хуш инде, Үтте яз, буранлы кыш килде.