Саубуллашу (И.Закиров муз.) (исполнитель: Газинур Фарукшин)

Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,
 Ялан тәпи йөгерә яшь каеннар миңа таба.
 Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,
 Алда мине янар учак булып өмет көтә.

Ыргый поезд, дулкынланып юллар атылып кала,
 Туган илем, гүзәл җирем мине назлап бара.
 Китми булмый, сукмакларым кырлар аша үтә,
 Айлы кичтә янар учак булып өмет көтә.

Юл читендә ялгыз нарат кебек калдың басып,
 Кайтыр өчен китеп барам синнән, саубуллашып.
 Юллар көтә мине, җырлар көтә, шуңа китәм,
 Аерылу синнән бигрәк авыр, авыр икән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Письмо Заур Магомадов  Da la le da le la  Лето-лето поём про лето мы с  Мцыри - Бой с барсом Михаил Лермонтов  Karden я прошу не надо плакать  АМСТЕРДАМ Проект КАРА  Unutamam Aze  UNDER17 - Love Slave 
О чем песня
Газинур Фарукшин - Саубуллашу (И.Закиров муз.)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен