Сандугачым-былбылым, халык җыры (исполнитель: Римма Ибраһимова)

Тал арасы, тал арасы,
Талда былбыл баласы.
Сагынганда яннарыңа
Очып кына барасы.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Сокланасы, таң каласы:
Талларда таң карасы.
Сагынганда тыным белән
Тартып кына аласы.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.

Тал арасы, таң карасы,
Миндә йөрәк ярасы.
Икәүләшеп табаекчы,
Кавышулар чарасын.

Сандугачым-былбылым,
Зарыктырдың, күз нурым.
Ялгызлыктан гынадыр
Болай моңсу булуым.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
My heart will go on Gregory Lemarchal  03 - Savti Kalon Soqinomasi Sevara Nazarkhan Севара  Любовь удар накаут  Chao Bambino Sorry Мирей Матье  З тим кого любила лама  Кто против Ginex  Жизнь или смерть  Mathew 
О чем песня
Римма Ибраһимова - Сандугачым-былбылым, халык җыры?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен