Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Әнкәемнең ак шәле 1. Ак мамыктан әнкәм шәл бәйләде, Челтәр-челтәр итеп читләрен. Әйтерсең лә шулай бәйләгән ул Ак шәл итеп йөрәк хисләрен. -------------------------------------- Әнкәемнең шәлен, әнкәемнең төсен Саклыйм һаман күңел түрендә. Сандыгында челтәр шәле булган| 2 Килен булып төшкән көнендә. | раза -------------------------------------- 2. Һәр элмәге гомер юлларыдай Сызылып ята ап-ак шәлендә. Төшләремә керә иннәремә Мамык шәлен салган хәлендә. 3. Яшь чакта ук ап-ак шәл ябынган Күңелкәе саф, пакь булганга. Сандыгыннан челтәр шәлен алам Сагынудан күңелем тулганда.