Дулкын дулкын (Сылукай) (исполнитель: Валиахметов Фан)

Дулкын-дулкын булып кала
Агымсудан су алсаң.
Үкенерсең, Сылукаем,
Күз алдыңнан югалсам.

Айкала суларыгыз,
Чайкала суларыгыз.
Кайсы йолдызлар астында
Туган урыннарыгыз?

Айның унбише булган,
Түгәрәкләнеп тулган.
Сагынырсың, саргаерсың —
Шул чагында мин булмам.

Айкала суларыгыз,
Чайкала суларыгыз.
Кайсы йолдызлар астында
Туган урыннарыгыз?

Кашыңның каралары,
Тар икән аралары.
Синең кебек булса булыр
Сандугач балалары.

Айкала суларыгыз,
Чайкала суларыгыз.
Кайсы йолдызлар астында
Туган урыннарыгыз?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Hot Chip Alley Cats  Hot Chip We Have Love  Hot Chip Keep Quiet  Hot Chip Take It In  Юность  Hot Chip The Beach Party  Hot Chip Playboy  Hot Chip Crap Kraft Dinner 
О чем песня
Валиахметов Фан - Дулкын дулкын (Сылукай)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен