Балаларга фатиха (исполнитель: Фарида Тимербаева)

Кошларда да канат үскәч,
Канатларга күәт күчкәч,
Калдыра бит туган оясын.
Әткәй-әнкәй өчен бала
hәр чак сабый булып кала.
Язмышыгыз берүк сынмасын.
Ата-ана уе бала,
Баланыкы чиксез дала,
Фатихамны алып китегез.
Иманлы үтсен көнегез,
Яктылык сипсен йөзегез,
Намус белән гомер итегез.
Чакыра зәңгәр офыклар,
Җемелдәшеп әйди алар,
Көтә сезне барыр юлыгыз.
Борчылса да безнең күңел,
Янда тоту мөмкин түгел,
Тик бәхетле генә булыгыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Тбили-я  Anna Baston  Бородина  Ralf Mackenbach Game Over  Пробудись душа  Fedde Le Grand  Kenta  Винера ганиева 
О чем песня
Фарида Тимербаева - Балаларга фатиха?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен