Сагынам (Скучаю) (Р.Абдуллин, Р.Валеев) (исполнитель: Аида Гарифуллина)

Су буенда үскән өянкеләр
 Синең кебек ак шәл ябынган.
 Синең чәчең төсле ак җил тузгый, —
 Мин кышларда сине сагынам.

Карашыңдай җылы, аяз көннәр,
 Җилләр исә синең ягыңнан.
 Гөрләвекләр булып кайтыр идем…
 Мин язларда сине сагынам.

Бөтен дөнья бүген шау чәчәктә,
 Арынган җир хәсрәт-кайгыдан.
 Шатлык төяп кайтып килер идем…
 Мин җәйләрдә сине сагынам.

Синең сагыш әллә күчкән инде? —
 Урманнарга сары кабынган.
 Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? —
 Мин көзләрдә сине сагынам.

Офыкларга карап, һәр көн саен
 Сине уйлыйм, сиңа табынам.
 Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк, —
 Сине, әнкәй, сине сагынам.

Аида Гарифуллина https:/ [bad word] aidagarifullina
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
BYOB System of a BYOB  Козявка  Maroon 5 moves  Будет так  Massari - Real Love (Ogb  А на море  Burning up 
О чем песня
Аида Гарифуллина - Сагынам (Скучаю) (Р.Абдуллин, Р.Валеев)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен