Кышкы романс (Зимний романс) (Р.Хасанов, Н.Наджми) (исполнитель: Аида Гарифуллина)

Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
 Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
 Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
 Акты елап, икәү бергә салган эзләр.

Син — гомер агышларым,
 Син — минем сагышларым,
 Син — минем шатлык идең,
 Югалту, табышларым.
 Син — минем сагышларым.

Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
 Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
 Суларның да, айларның да, елларның да
 Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.

Син — гомер агышларым,
 Син — минем сагышларым,
 Син — минем шатлык идең,
 Югалту, табышларым.
 Син — минем сагышларым.

Менә инде тагы җиргә карлар ява,
 Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында.
 Ага сулар, айлар ага, еллар ага,
 Сине күрәм айлар, еллар карашында.

Син — гомер агышларым,
 Син — минем сагышларым,
 Син — минем шатлык идең,
 Югалту, табышларым.
 Син — минем сагышларым.

Аида Гарифуллина https:/ [bad word] aidagarifullina
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
02 и патруль милицейский в пути С Днем Милиции  Грубый ниоткуда 228  Прыгай в низ не бойся шепчет  Бэхет кошым  Винкс бесконечная любовь  Стоп я все еще люблю  Гомель - Ганновер  Две судьбы Узники Совести 
О чем песня
Аида Гарифуллина - Кышкы романс (Зимний романс) (Р.Хасанов, Н.Наджми)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен