Олы юлның тузаны (Татар халык җыры) (исполнитель: Таһир Якупов)
Олы юлның тузанын Үзем күрдем тузганын. Белми калдым, сизми калдым Яшь гомеремнең узганын. Олы юлның тузанында Калды минем эзләрем; Кайда икән яшьлегем, дип, Шул юллардан эзләдем. Олы юлның тузанында Югалттым эзләремне. Их, кайтарып алыр идем Узган гомерләремне. Вот пыль той большой дороги Перед взором моим поднялась. И понять не успел, не заметил, Как юная жизнь пронеслась. На большой дороге, в пыли Где-то остались следы мои. Где же там, она моя молодость, Набрести бы на те следы. На большой дороге, в пыли потерял я следы свои. Эх, вновь бы, обрел я их Те минувшие годы мои.