ღღღСез Иң Гадел Кеше икәнсезღღღ (исполнитель: Иң Матур Җыр))))

Килгән чакта башка авырлык, 
Җитми калса көч йә сабырлык, 
Сиздермичә ярдәм иткәнсез — 
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау, 
Гел чыңгылдый, ява мең сорау. 
Барысына да җавап биргәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны, 
Бәхетебезне эзләп табуны 
Зур ышаныч белән көткәнсез — 
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында, 
Яклагансыз тиеш урында. 
Безнең өчен сез тир түккәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
3 поколение  3 поколение 2015  Оксиммирон  Warhammer 40000 кровавые вороны  Сергей уткин  Kee ra  Син кильден 
О чем песня
Иң Матур Җыр))) - ღღღСез Иң Гадел Кеше икәнсезღღღ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен