Сабакташлар (исполнитель: Неизвестный исполнитель)
Үтеп барса да яшьлек еллары,Хәтердә һаман мәктәп юллары.Дөрли күңелдә әле бүген дәҮсмер вакытның якты уйлары. Ул еллар инде кабатланмаслар,Кайда сез хәзер, әй, сабакташлар?Кайда соң, кайда шау-гөр килешеп,Уйнап-көлешеп укыган чаклар?! Һәркөн диярлек күрешә идек,Һәрбер шатлыкны бүлешә идек.Мәңгегә шулай дуслык, татулыкТорсын яктырып, диешә идек. Исләргә төшеп, хисләргә күчеп,Сагындырасыз, әй, сабакташлар!Сагындыра гел шау-гөр килешеп,Уйнап-көлешеп укыган чаклар! Аерсалар да гомер юллары,Ерак калса да мәктәп еллары,Очрашуларга әйди күңелне,Суынмый икән яшьлек уйлары. Онытып булмый сезне, якташлар!Һаман истә сез, әй, сабакташлар!Истә гел, истә шау-гөр килешеп,Уйнап-көлешеп укыган чаклар.