Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Сибелә чәчем тарала. Я утка сал, я суга сал, Я кайгымнан арала. Уйсу җирнең агым суы Ага икән таң белән. Узар ахры яшь гомерем Гел сагыш, гел моң белән. Сандугачлар су эчәр, Агыйдельгә тезелеп. Нигә болай сагынам икән Үзәкләрем өзелеп.