Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Еракларга таба мин очам,
Чынбарлыкны ватам, син ышан,
Язмыш мине сыный, тик сынмыйм, 
Алдашырга кирәк, тик булмый
Булмый чиста калып сазлыкта,
Бәхетле булырга – газапта.
Газапларны туктат бүгеннән.
Һәм саклап кал мине үлемнән.

Озак йөрермен ме әле мин, Бу зәңгәр күк астында.
Яшьләремне күрсәтмимен, Күңелемдә калсыннар.
Вакыт бик аз, юллар бик күп, берсен кирәк сайларга,
Кешелеккә атлаганда мин упкынга якынаям.
Өскә менәр өчен кемнендер, кирәк төртеп төшерергә,
Бик күпләрнең дәрәҗәсе, шул мисалга нигезләнә.
Бәлки яшәргә кирәктер, көтеп сине төрткәннәрен,
Һәм мин аска очармын, күреп барча үткәннәрем.
Алай уңышларым да юк, диплом, права һәм телефон,
Шуңа каты авырттырмас, өстән төшеп егылсам.
Егылырга өйрәнелгән, йомшак келәм өстенә,
Асфальтка да аудардылар, тик булмады җиңелгән.
Җиңел булмый җиңелүләр, гел җиңүгә күнеккәч,
Җиңел җиңүләр ысулын, мин белмимен шул, иптәш.
Унышларым артында, байтак тир, кан түгелгән,
Битем белән җирне сөреп, яшәлгән шул, яшәлгән.

Припев.

елый күрмә, әни,бәгърем, улың үсте, инде бик соң,
Үзем көчкә түзеп торам, чәчләреңә кагылгачтын.
Яшим юллар арасында, битлар тибә йөрәгемдә
Бугазымны ярып чыга, хэм мин яшим, э элегэ
Ә әлегә очам аска, рифма белән сүгенәм,
Синең плеерың төбенә, тик әлегә сүндермә,
Син туктатма бу җырымны, бераз гына уйнасын,
Гади Винамп аша бары, йөрәгемне тыңларсын.
Уйламаган идем әле, бу йәтмәгә ләгермен дип,
Зур мәгънәләр эзләмә бу сүзләрдән, алар гади.
Минем төсле беркатлылар, шундый ачык һәм ихлас.
Бугазыма пычак килсә, йөрәк куркып кычкырмас.
Мин кычкырып яши белмим, шуның белән без охшаш,
Тик аларның тавышыннан, менә кабат авырта баш.
Әйдә кычкырсыннар, кәһәр! Безнең әле бар кыйбла.
Сизгәнсеңдер, йөрәк сүнгәч, хәлсез шигырьләр туа.

Припев.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Чибэрем  SCSI-9 The Line of Nine  SCSI-9 Senorita Tristeza  Ракетные войска  Sexy Sushi Cheval  Sexy Sushi Sex appeal  Sexy Sushi Princesse voiture  Ohhh Nooo Excision 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен