Ходай сине миңа яраткан (исполнитель: Айнур Баянов)

1. Сине күреп уяндым да 
    Гашыйк булдым бөтен җиһанга. 
    Бу һаваны син дә сулыйсың бит, 
    Яшисең бит, җаным, син анда. 
    
    Кушымта: 
    Назлар өчен сине җилләр исә, 
    Күрер өчен сине таң аткан. 
    Әллә Ходай үзе сине миңа, 
    Әллә мине сиңа яраткан. 
    
    2. Назлы икән урман шаулавы да, 
    Татлы икән балан тәме дә. 
    Сиңа гашыйк булып кына белдем: 
    Бар икән бит дөнья яме дә. 
    
    Кушымта. 
    
    3. Яннарыңда гына булыр өчен 
    Ташлар идем алтын тәхетне. 
    Син бәхетсез булсаң – бәхетсез мин, 
    Син бәхетле булсаң – бәхетле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Schokk- Покояние  СИЛЬВА ЛЮБЛЮ ТЕБЯ  Домино непобедимый  Shine your way luna  Любовь война минусовка  Все скоро сдохнут  Катя Лёва Twice  Sevgiye bir addim 
О чем песня
Айнур Баянов - Ходай сине миңа яраткан?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен