Ходай сине миңа яраткан........ (исполнитель: Айнур Баянов)

1. Сине күреп уяндым да 
    Гашыйк булдым бөтен җиһанга. 
    Бу һаваны син дә сулыйсың бит, 
    Яшисең бит, җаным, син анда. 
    
    Кушымта: 
    Назлар өчен сине җилләр исә, 
    Күрер өчен сине таң аткан. 
    Әллә Ходай үзе сине миңа, 
    Әллә мине сиңа яраткан. 
    
    2. Назлы икән урман шаулавы да, 
    Татлы икән балан тәме дә. 
    Сиңа гашыйк булып кына белдем: 
    Бар икән бит дөнья яме дә. 
    
    Кушымта. 
    
    3. Яннарыңда гына булыр өчен 
    Ташлар идем алтын тәхетне. 
    Син бәхетсез булсаң – бәхетсез мин, 
    Син бәхетле булсаң – бәхетле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Про настоящих друзей русско немецкий реп  Монолог катерины  Зазеркальный  JUMP UP MAJOR LAZER FEAT LEFTSIDE  Electro Stress 2 2009 Dj Alex Spark  Биштов сто причин  Ya mehebbet ya olum Elnur Valeh 
О чем песня
Айнур Баянов - Ходай сине миңа яраткан........?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен