Туган тел турында җырлар (укый Фоат Галимулла) (исполнитель: Хәсән Туфан)

И, телем, сансыз гасырны, 
Исән-сау кичкән телем! 
Сыкраулар теле түгел син, 
Күкрәүләр теле бүген. 

И, безнең батыр телебез, 
И, безнең гәүһәр мирас! 
Күпләрне күргән башыңны 
Инде син күтәр бераз. 

Тарихым истәлеге син, 
Болгарым истәлеге, 
Гасырлар аша үтелгән 
Юлларым истәлеге. 

Чишмәләр исән чагында 
Иделләр кибәмени? 
Гасырлар күммәде сине, 
Дәверләр күмәмени? 

Иңгә-иң безнең теләкләр, 
Кулга-кул уйларыбыз, 
Якты язмышларга таба 
Барасы юлларыбыз. 

Син - минем тере тарихым, 
Син - минем киләчәгем, 
Тик синдә газиз туган тел, 
Бәхеткә җитәчәгем. 

И, телем, синдә нәфислек 
Чишмәсе кибәрмени? 
Гасырлар сиңа тимәде 
Дәверләр тиярмени?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Праздник татьяна буланова  Мой хэппи энд Пара Нормальных  Down to the devil EdGuy  Play the game  Роме пришла повестка Вася Обломов  Amatory - Дыши со мной 
О чем песня
Хәсән Туфан - Туган тел турында җырлар (укый Фоат Галимулла)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен