Пар балдаклар (исполнитель: Зөләйлә)
1) Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез, Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез. Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә, Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә. кушымта: Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. 2) Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез, Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез. Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен, Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен. кушымта: Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә. 3) Кадерле кәләш белән кияү! Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез! Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез! кушымта: Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә. Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә, Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.