Яшь гомер (исполнитель: Зиннур Гыйбадуллин кое, Гульшат Зайнашева сузлэре)

Яшь гомер бер узгач,
Кайтмый ул яңадан.
Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек;
Яшьлектә сөйгән яр,
Сагындым, килеп ал,
Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек.

Юк, кайтмас яшь гомер,
Калды ул еракта,
Зәңгәр томан артында сагыш булып;
Яшьли сөйгән яр да
Ятка калды анда
Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып.

Ялгышны төзәтеп,
Язмышны үзгәртеп
Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек;
Яшьлек бит күңелдә
Иң матур җирендә
Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Bagislardim 2013 GiYaS Talib Tale  Rio Heist (original Motion Picture Soundtrack)  Ehtaa Tavaraa 22 Ja Puoli Bat  We Are Believix Elizabeth Gillies  Kucelere Su Sepmisem 2014 Karat  Ille De Ask 2014 Mustafa Ceceli  Nillo-Ола-Ола 
О чем песня
Зиннур Гыйбадуллин кое, Гульшат Зайнашева сузлэре - Яшь гомер?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен