Кем белгән (исполнитель: Ittifaq feat. Mubai)

Кайчан гына килерсең син? 
Күзләреңә генә карар идем... 
Кайчан гына килерсең син? 
Күзләреңә генә карар идем... 

Кем белә? Кем әйтә ала? 
Нигә соң хисләр икегә ярыла? 
Нигә соң ерак аралар, еллар 
Безне гел ятим калдыра? Аңлат… 
Кем белә? Кем әйтә ала? 
Нигә соң хисләр икегә ярыла? 
Нигә соң ерак аралар, еллар 
Безне гел ятим калдыра? Аңлат… 

Төн һәм син, сез икәү… 
Бу дөньяда синең кебекләр дә бар икән. 
Тик ялгыз фикерләр, һаваны сөзеп, 
Еракка китә, калдырып китә, җебен өзеп. 

Курыкма кайтыр әле көзен, 
Каплап йөзен. 
Сүзләрен бер-бер артлы рәттән тезеп, 
Тик җебе генә өзелмәсен… 

Ай һәм син – мәңгегә 
Булмаска инде сезгә бергә… 
Ул күктә, ә син җирдә. 
Күзеңне ачсаң - ул качып китә. 

Кайчан гына килерсең син? 
Күзләреңә генә карар идем... 
Кайчан гына килерсең син? 
Күзләреңә генә карар идем... 

Кем белә? Кем әйтә ала? 
Нигә соң хисләр икегә ярыла? 
Нигә соң ерак аралар, еллар 
Безне гел ятим калдыра? Аңлат… 
Кем белә? Кем әйтә ала? 
Нигә соң хисләр икегә ярыла? 
Нигә соң ерак аралар, еллар 
Безне гел ятим калдыра? Аңлат… 

...там там, тамчы, там там, күземне чылат 
Минем хатам, бу бит минем хатам. 
Бер-кем-гә дә бир-мәс-кә. 
Үземнеке булганга яратам… 
Яратам. 

Кем белгән? Кем вәгъдә иткән? 
Бу җылы яңгырлар озакка микән? 
Карасам – пәрдәләр ябылып беткән, 
Әйләнеп бара тормыш кәмиткә. 

Гөрләсен бәйрәм, күрсеннәр читтән, 
Берсенең дә үксеп елавын ишетмәм, 
Койманы җимерер хәленә җиткән 
Халкыма бүген бәйрәм генә кирәк 
Диләр. Дөрес микән? Әллә ялган? 
Кемнеңдер кесәсенә акча тамган. 
Хәтта ата кара таракан, ялкау, 
Үзенең кара канын сатмый калмаган. 

Кем белә? Кем әйтә ала? 
Нигә соң хисләр икегә ярыла? 
Нигә соң ерак аралар, еллар 
Безне гел ятим калдыра? Аңлат… 
Кем белә? Кем әйтә ала? 
Нигә соң хисләр икегә ярыла? 
Нигә соң ерак аралар, еллар 
Безне гел ятим, ятим калдыра?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Michael Franks Barefoot On The Beach  Michael Franks Now Love Has No End  Michael Franks The Fountain Of Youth  Michael Franks Eggplant  Michael Franks Monkey See - Monkey Do  Michael Franks The Lady Wants to Know  Michael Franks When The Cookie Jar Is Empty  Michael Franks Baseball 
О чем песня
Ittifaq feat. Mubai - Кем белгән?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен