Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Эндәшми урамнар. Көн түзәм, түзәм ай.
Сүзләрем үземә, йөземә бәрелә.
Тораташ шәһәр бу.Тынлыкка тончыгып 
Мин шулай теп-тере ялганга әвереләм.
Вакытның диспесе өзелеп,
Мизгелләр тротуар ташына сибелеп тарала.
Кырын сүз,чит караш, һәм өнемдә телефон,
Ә миндә...Күмерле синсезлек ярала.
Ул өтә,ул тишә... учларны һәм җанны.
Казанның карын да, суын да йотарлык.
Көл булып очудан коткарган хакыйкать-
Бу шәрә шәһәрдә,һичшиксез, син барлык.

Яралар ачылгач, гел сезгә кайтыла,
Дистәләп сагыну һәм яңа таң сөйрәп.
Гафу ит,языла артык сүз-бу шигырь.
Бер телем,күңелгә бербөтен син кирәк.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Rido-не  Ты жизнь моя AMANO  Мы как кошка с собакой триада  Salt Lake City The Dwarves  Бассик  Ирина алегрова-угонщица  Знакомьтесь Гражданин Топинамбур  Pharell happy 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен