Син кирәк* (исполнитель: Алмаз-Эльвира*)
Эндәшми урамнар. Көн түзәм, түзәм ай. Сүзләрем үземә, йөземә бәрелә. Тораташ шәһәр бу.Тынлыкка тончыгып Мин шулай теп-тере ялганга әвереләм. Вакытның диспесе өзелеп, Мизгелләр тротуар ташына сибелеп тарала. Кырын сүз,чит караш, һәм өнемдә телефон, Ә миндә...Күмерле синсезлек ярала. Ул өтә,ул тишә... учларны һәм җанны. Казанның карын да, суын да йотарлык. Көл булып очудан коткарган хакыйкать- Бу шәрә шәһәрдә,һичшиксез, син барлык. Яралар ачылгач, гел сезгә кайтыла, Дистәләп сагыну һәм яңа таң сөйрәп. Гафу ит,языла артык сүз-бу шигырь. Бер телем,күңелгә бербөтен син кирәк.