Язмышлар- узмышлар (исполнитель: Азамат Гафаров)
Йөрәкләр кушылды, Ә юллар айрылды Уртага ярылды тормышлар, Яртышар-яртышар Калдык без, нишлэрбез, Язмыштан булмаса узмышлар? Сөйгәнгем ятларда, Моңсу тан атканда, Өзелә җаннарым, өзелә!!! Хәсрәтем югала, Шатлыгым юл ала, Бер генә карасаң йөземэ... Дөм кара төннәрдә, Йолдызлар сүнгәндә, Йөрәкне чакмадай чагырмын, Менәрмен үрләргә, Төшәрмен гүрләргә, Язмыштан узмышлар табармын!