Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет (исполнитель: Ирфан Измайлов)

Тәрәзәне ачып кош очырдың
Ул кошчыгың, әни, мин идем.
Бәхет эзләп киттем туган җирдән
Бәхет агачыннан өзелдем.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре... 

Тормыш ваклыгына күмелделәр
Әниемнең чакыру сүзләре.
Туган өем көткән биш күз белән,
Бишесе дә — әни күзләре.

Кайтып киләм әни сукмагыннан,
Кая әниемнең эзләре?
Такта кадакланган тәрәзәләр,
Тәрәзәләр — әни күзләре...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Roger Taylor Racing in the Street  Roger Taylor Masters of War  Roger Taylor Killing Time  Roger Taylor Young Love  Я или ты  Roger Taylor I Cry for You  Roger Taylor Pressure On  Roger Taylor A Nation of Haircuts 
О чем песня
Ирфан Измайлов - Тәрәзәне ачып кош очырдың Ул кошчыгың, әни, мин идем. Бәхет?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен