Килэ ява бер болыт (минус) (исполнитель: Салават Фәтхетдинов)
Тормыш ул бит, бер карасаң, Елмаеп көлгән кебек. Икенче яктан карасаң, Шәмнәре сүнгән кебек. Килэ ява, килэ ява Ияләшкән бер болыт. Очар канатларым булса, Тормас идем бер минут. Җил булсам, исәр идем лә, Гөл булсам, үсәр идем. Алма булып, алларыңа Өзелеп төшәр идем. Абау, аллам, "уф" та димим – Уфтана димәсеннәр. Уфтанырга калган бу, дип Дошманнар көлмәсеннәр.