Әнкәй (Роберт Миңнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе) (исполнитель: Зөһрә Сәхәбиева)

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җырын җырлап төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек — бер йодырык —
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.

Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.

Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән игелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
John Norum Love Is Meant To Last Forever  John Norum Too Many Hearts  John Norum Eternal Flame  John Norum Back On The Streets  Удаляй  John Norum Face The Truth  Достучаться до небес  John Norum Night Buzz 
О чем песня
Зөһрә Сәхәбиева - Әнкәй (Роберт Миңнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе)?
user_13500 13 дек 16:25
О матери, о любви к ней, о том, как ей было тяжёло было воспитать 5 детей: дети были 5 радостями и 5 горестями для неё; какое у матерей огромное сердце.
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен