Их, матур бу донья! (исполнитель: Тэслимэ Низами)
Их, матур бу дөнья! Тәслимә Низами шигыре һәм көе Матур пар дип сокланалар Без урамнан үткәндә. Ике матурлык кушыла Бергә гомер иткәндә. Кушымта: Матур, матур, матур дөнья Бик матур барыбыз да. Бу тормышның матурлыгы – Ул безнең җаныбызда. Шушы матур яратуны Гел яңартып торырбыз. Шатлык-бәхет таратучы Парлы матур булырбыз. Кушымта: шул ук. Парлы матур булып кына Гомер кичерик әле. Гел матур чакларны гына Искә төшерик әле. Кушымта: шул ук.