Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре) (исполнитель: Рузиль Гатин)

Биек тауга менеп бер җырладым,
Таулар белсә белер хәлемне.
Йөрәгемнән ярсып чыккан җырым
Кыяларга барып бәрелде.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Кыяларга карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Җырласам да, ярсып җыласам да,
Юк басылмас йөрәк сагышым.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Гөлшат Зәйнәшева сүзләре.
Эльмир Низамов музыкасы
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Lush Kiss Chase  Lush Hypocrite  Lush Lovelife  Lush Desire Lines  Dom!no Привет со дна  Lush Undertow  Lush Never-Never  Lush Lit Up 
О чем песня
Рузиль Гатин - Хәйдәр җыры (Э.Низамов музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен