Оздереп бер карадын да... (исполнитель: Салават)
Оздереп бер карадың да Яндырдың йөрәгемне. Оздереп бер карадың да Яндырдың йөрәгемне. Хәзер белмим кайда басып, Ни эшләп йөргәнемне. Хәзер белмим кайда басып, Ни эшләп йөргәнемне. Сизмим түбәнгә төшкәнне, Үрләргә менгәнемне. Сизмим түбәнгә төшкәнне, Үрләргә менгәнемне. Күрмим нәрсә күргәнемне, Белмим ни белгәнемне. Күрмим нәрсә күргәнемне, Белмим ни белгәнемне. Хушны алып ут кабыздың, Суып да сибәрсәңме? Хушны алып ут кабыздың, Суып да сибәрсәңме? Су сипмәсәң беләсеңме Көенеп кибәсемне? Су сипмәсәң беләсеңме Көенеп кибәсемне? Ут чәчеп мин дә карасам Хисеңне сөйләрсеңме? Ут чәчеп мин дә карасам Хисеңне сөйләрсеңме? Мин янган утларда янсаң Үзең соң түзәрсеңме? Мин янган утларда янсаң Үзең соң түзәрсеңме?