Сарбай hэм Вальдемар (исполнитель: Эмир Камалиев)
Җәйге авыл кичкә кергән иде. Как раз көтү кайткан чагында, Әлсерәгән хайваннарны куып, Иномарка керде авылга. Кабинадан кара кеше күреп Коты алынган нәсел үгезе, Яман үкереп, кире кырга чапты, Селки-селки очлы мөгезен. Көтү каршыларга чыккан халык Карап алды кемнәр икәнен: Эт тотканы - Бәдриҗамал кызы, Рульдәгесе - шуның кияве. Имеш-мимеш күптән йөри иде: Янә Бәдриҗамал кызы Рөкыя Гарәпкәме, йеменгамы чыккан, Ну, ниндидер кара төркигә. Шактый бәхәсләште авыл халкы: Кайсы Рөкыяне яклады, Икенчеләр, киресенчә, сүгеп, Нинди генә исем тапмады. “Әбәү, җаныем! Ул кара нәрсәнең Ничек ятмак кирәк янына! Лучше урыска чыксын иде инде, Я чувашка шунда, марига!” Каршы яклар үзләренчә сөйли: “Ну что гарәп? Зато сөннәтле! Постоянно комган белән йөри, Уважает безнең милләтне!” Һәм, гомумән, Бәдриҗамал кызы Бик бай яши икән тегендә. Тансык кына ашап ята имеш Хөрмә агачлары төбендә. Ул арада иномарка джип, Үз артыннан тузан күтәреп, Бәдриҗамал карчык капкасына Барып басты тәмам терәлеп. Капка астыннан өреп торган Сарбай, Ялгыш телен тешләп, бичара, Чиный-чиный тизрәк кереп качты Ачык калган иске мунчага. Машинадан башта гарәп төште. Каралыкка кара, зараза! Но әдәпле, джентльмен инде: Хатынына булыша сразу. Йөгереп барып джип ишеген ачты, Кулларыннан тотып төшерә. Рөкыяга берни күтәртмәде. Ну, культура икән кешедә! Ә соңыннан икәүләшеп бергә Кабинадан нидер алдылар, Бик сак кына җиргә төшерделәр. Бу этләре иде - Вальдемар. Машинадан төшкән эт турында Аз булыр, ничек әйтсәм дә. Күз алдына китерәсезме: Ален Делон, этләр принцы - шаһзадә! Кайткан кунакларны өйгә кертеп, Шунда гына калдырып китәмен. Миңа кешеләр бүтән кирәк түгел: Алар үз рольләрен үтәде. Чәй эчүләр, кунакка йөрүләр, Фәлән-төгән - бар да ерунда! Мине моннан башка да беләсез, Минем сүзем - этләр турында! Димәк болай: кунакка кайткан эт Ул кич беркая да чыкмады. Юлда кайтып күңеле болганганга, Сөт тә эчми ятып йоклады. Ә Бәдриҗамал эте Сарбай, Арт тәпигә басып, сузылып, Тәрәз аша озак карап торды, Йоклап яткан эткә кызыгып. Шулай итеп, төн дә үтеп китте, Кояш чыкты, сыер саудылар. Инде көтү куып кайтты Сарбай. Һаман йоклый безнең Вальдемар. Һәм, ниһаять, торды кунагыбыз. Ашап, тамак ялгап алды да, Күкрәк тулы медалларын асып, Чыгып китте ишек алдына. Шулай итеп, Сарбай һәм Вальдемар Очраштылар капка төбендә. Иснәш-ялаш китте, танышулар, Сәламләшү этләр телендә. - Нихәл, брат? Төкле аягың белән! Мин местный эт - Сарбай буламын. Шушы ишегалды хоҗаины. Вообще авторитет урамның. Шуңа күрә беркемнән дә курыкма, Син бит, туган, минем кунагым! Сыртыңнан бер бөртек йоның