Эх,алмагачлары♥ (исполнитель: Зөләйлә)

- Исәнмесез!
- Исәнмесез!
- Хәлләрегез ничек?
- Ничава, ничава.
- Чава, чава! Алда гөл, артта чәчәк!
- Янда яфрагы да бар!
- Шулаймыни? Нишләп утырасыз?
- Менә утырабыз.
- Утырабыз.
- Утырмаска кирәк!
- Ә нишләргә?!
- Җырларга, биергә кирәк!
- Ә-ә! Әйдә, давай, җырлыйбыз!

Кердем алма бакчасына, алма җиргә коелган.
Җырламыйча түзә алмыйм: җыен дуслар җыелган.
Җырламыйча түзә алмыйм: җыен дуслар җыелган.

Эх, алмагачлары! Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сагындыра башлады.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле алмагачы көенә!
Шул көйгә җырлаган чакта күңелләрем сөенә.
Шул көйгә җырлаган чакта күңелләрем сөенә.

Эх, алмагачлары! Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сагындыра башлады.
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сандугачлары.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле, җырлыйк әле шушы айда!
Кычкырып җырлап җибәрәм – янган йөрәккә файда.
Кычкырып җырлап җибәрәм – янган йөрәккә файда.

Эх, алмагачлары! Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сагындыра башлады.
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сандугачлары.

Алма бакчасының юлы тәрәзәләргә туры.
Әллә сезгә сибелгәнме бөтен дөньяның нуры?
Әллә сезгә сибелгәнме бөтен дөньяның нуры?

Эх, алмагачлары! Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый сагындыра башлады.

- Кызлар!
- Әү?!
- Барабызмы соң?
- Кая?
- Тегендә инде!
- Тегендәме?!
- ...Ә кая барабыз соң, ә?!.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Hell On Heels Pistol Annies  Bridge Burning Foo Fighters  Last Christmas Darren Hayes  Queen Of The Underground Flunk  Der Morgen Danach Lacrimosa  Sade - The Moon And The Sky  Cigarette Smoke Arctic Monkeys  Swallowed in the Sea Coldplay 
О чем песня
Зөләйлә - Эх,алмагачлары♥?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен