Сез hаман бергә икән (исполнитель: Вил Усманов)
Син яшь кыз, минем егет чак, Уйнама-көлмә икән; Сөймә дә, имеш, көймә дә, Тауларга менмә икән! Әйттеләр дуслар көнләпме: Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән. Туйлар да үтте... гомерне Узмас дип йөрмә икән; Агарды чәчләр, агармас — Утларга кер дә икән. Әйтәләр: кара боларны! Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән. Кадер дә, хөрмәт тә сиңа Тик туган җирдә икән; Оныклар үскәнче яшә, Ятка сер бирмә икән. Әйтсеннәр: күрче боларны! Сез һаман бергә икән, Сез һаман бергә икән, Бергә икән.