Эх, алмасы (минус)Биеп жырлыйк эле))))))) (исполнитель: Айдар Галимов)
Эх, алмасы Алма бирсәң - бир пар алма, Парлап гомер кичәрбез, Утларын бергә йотарбыз, Суын бергә эчәрбез. Кушымта: Эх, алмасы, алмасы ла, Балдан татлы, ширбәтле, Янып-сөеп бергә яшәү Бал-ширбәттән кыйммәтле. Иреннәрең – пешкән җиләк, Бит – очларың ал алма. Яннарымнан китмә ерак, Юлларымнан югалма. Алма булгач, алма булсын, Агачында өлгерсен. Җиткән бәхет алмалары Безнең өчен өзелсен.