Диңгезгә (Зифа Нагаева сузлэре hэм кое) (исполнитель: Айдар Галимов)
Шаулы дулкын өсләренә ятып Тибрәлгәндә диңгез кочагында Колагымда чыңлап чишмә тавышы Җанда җыр яралды шул чагында. Диңгез ярларында – зур шәһәрләр, Минем туган авылым кечкенә. Үскән йортым, балачак, яшьлегем – Нык сагындырганы – өч кенә. Җимешләрдән бөгелә агачларың, Гүзәллектән әйләнә башларың, Тик төшемә керә ак аеннның Үзебезчә шаулап яфраклары. Диңгез ярларында – зур шәһәрләр, Минем туган авылым кечкенә. Үскән йортым, балачак, яшьлегем – Нык сагындырганы – өч кенә. Бер ярыннан икенче ярына күз күреме җитмәс араларың. Ничек түзеп яши икән, авылым, Яшьли читтә калагн балаларың. Диңгез ярларында – зур шәһәрләр, Минем туган авылым кечкенә. Үскән йортым, балачак, яшьлегем – Нык сагындырганы – өч кенә. Юксынырмын әле, диңгез, сине, Ләкин анда авылым көтә мине. Поезд чаба туган якларыма, Бу җырым да шушы хакта гына. Диңгез ярларында – зур шәһәрләр, Минем туган авылым кечкенә. Үскән йортым, балачак, яшьлегем – Нык сагындырганы – өч кенә.