Кайтам эле туган якларыма (исполнитель: Салават Фатхетдинов (14 сезон))

Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Death from Above 1979 Too Much Love  Death from Above 1979 Do It!  Death from Above 1979 Losing Friends  Death from Above 1979 Better Off Dead  Death from Above 1979 Virgins  Death from Above 1979 Always On  Unfinished sympathy 
О чем песня
Салават Фатхетдинов (14 сезон) - Кайтам эле туган якларыма?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен