Бэхетлеме, диеп сорама син (исполнитель: Салават Фатхетдинов (23 сезон))

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетле дип әйтмәм сүз белән.
Хисләремне әгәр аңлыйм дисәң, аңлыйм дисәң
Серләремне укы күземнән.

Бәхетлеме диеп сорама син
Син - бәхетем, Ходай бүләге.
Нурлар сибеп янган, янган аем да син,
Син – кояшым минем җирдәге.

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Эзләмәдем читтән тәхетне.
Үз өемдә бары синең белән, синең белән
Синең белән таптым бәхетне. 

Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетемне ятлар күрмәсен.
Өлешемә тигән көмешем син, көмешем син
Бәхетемә күзләр тимәсен.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Nicolas Jaar Mi Mujer  Китай - После Дождя Китай  Lesbians On Ecstasy Tell Me Does She Love the Bass  Like It Or Not Mario Vazquez  EZ3kiel Versus  EZ3kiel Phantom Land  Кнара 
О чем песня
Салават Фатхетдинов (23 сезон) - Бэхетлеме, диеп сорама син?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен