Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Язларым ялгыз үттеләр Җәйләрем үтеп бара. Бигрәк татлы сызлый икән Мәхәббәт салган яра. КУШЫМТА Мин бит гел сине уйлыймын Якыннашырга кыймыйм Күзләребез очрашсада Эчемә шатлык сыймый. 2). Җәйләр юаныч бирмәде Гелләрне сары сара. Хаман тирәнәя бара Мәхәббәт салган яра. 3). Кышыма ялгыз керимме Син шуны уйлап кара. Әҗәлдән дә яман икән Мәхәббәт салган яра.