Курше егете (сл.и муз. Таслима Низами) (исполнитель: Гульнур Урманчеева)

Их, күрше егете!
Тәслимә Низами шигыре һәм көе

Үземнеке булырсың дип,
Мине карап үстердең.
Үсеп буйга җиткәчтен дә
Гел мине саклап йөрдең.

Һәркөн сиңа ияреп,
Кичке уенга киттем.
Мине егетләр озатса,
Капка төбендә көттең.

Кушымта:
 Яндыра да, көйдерә дә
 Их, бу күрше егте!
 Һаман бергә йөрер идек,
 Булыр идем синеке!

Бәхет кошы тоткан сыман
Очып кына йөрисең.
Күрше кызы яратканны
Сизмисең дә, күрмисең.

Кушымта:
 Кемнәр сиңа сыена соң,
 Кемнәргә күз атасың.
 Кайсы бәхетлесен болай
 Өзелеп яратасың.

Машинаңны түгел, күршем,
Күрше кызын, ярат син.
Җиләк кебек пешкән чагым,
Тиз үзеңә карат син.

Кушымта:
 Машина-компьютер – көндәш,
 Менә нинди замана.
 Бәлки, күршем эзләп килер,
 Китеп барам Казанга!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Давай останемся друзьями Дмитрий  Jacki o Tanaka-kun wa Itsumo Kedaruge  Жгенти  БЫДЛОЦЫКЛ все есть для счастья  Думала думала верела верела песенку эту придумала  Ангелина Каплан днепропетровск  Проект Шляхтич Завальня 
О чем песня
Гульнур Урманчеева - Курше егете (сл.и муз. Таслима Низами)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен