Пар ат (исполнитель: Тукай шигыре)

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап, 
Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап.
Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем,
Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем.
Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Эч поша, яна йөрәк хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.
Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын я калфагын!
Әллә нәрсәм юк кеби, бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!
Сездән айрылып, туганнар, – җайсыз, уңайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору.
Шундый уйлар берлә таштай катты-китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты-китте яшьләрем.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
"Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан".
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
"Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!"
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт* һәм монда Гыйрфан*, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
La mascarade  Ano Mori de Matteru  Расстояние ELDi feat Indigo  DLS - эти станции помнят нас с тобой  Я знаю точно Сергей  Была ли она со мной  Ost первое кафе принц 
О чем песня
Тукай шигыре - Пар ат?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен