Күнелләрдә урын тармыни (исполнитель: Зөһрә Сәхәбиева)

Сара Садыйкова көе
Заһид Фәйзи сүзләре

Язмыш уртак була кошлар бергә
Бер ояда тормыш корганда.
Хәтер калдырулар нигә кирәк
Матур көннәр туып торганда.

Араларны суытмасын
Бәгырьсезлек салкыны.
Авыр сүздән сүрелмәсен
Йөрәкләрнең ялкыны.

Бер омтылыш беләш яшәгәндә,
Аңлашмаслык эшләр бармыни.
Җылы сүзләр белән сабырлыкка
Күңелләрдә урын тармыни.

Араларны суытмасын
Шәфкатьсезлек салкыны.
Авыр сүздән сүрелмәсен
Йөрәкләрнең ялкыны.

Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп,
Яшәүләргә гөрләп ни җитә.
Дәрт чаткысы сүнә, күңел сула,
Рәнҗетүдән йөрәк кимсенсә.

Араларны суытмасын
Бәгырьсезлек салкыны.
Авыр сүздән сүрелмәсен
Йөрәкләрнең ялкыны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Codex Radiohead  Teachers Daft Punk  Milla The Alien Song  Milla Gentleman Who Fell  Milla Reaching From Nowhere  Milla Ruby Lane  Doll Foo Fighters  Milla Clock 
О чем песня
Зөһрә Сәхәбиева - Күнелләрдә урын тармыни?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен