Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Туган җирем, сөйгән авылым, Бигрәк якын күңелгә. Кай илләрдә яшәсәм дә, Оныта алмам гомергә... Кушымта: Хуш, авылым минем, Сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. Матур була, ямьле була Яз көннәрең, җәйләрең... Исән булсам бер кайтырмын, Язлар кебек әйләнеп. Кушымта: Хуш, авылым, минем, Сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә. Туган җирем, сөйгән авылым, Бигрәк якын күңелгә. Кай илләрдә яшәсәм дә, Оныта алмам гомергә... Кушымта: Хуш, авылым, минем, Сәламнәр көт Таң җилләре искәндә; Мин җырлармын сине сагынып, Өзелеп искә төшкәндә Өзелеп искә төшкәндә.