Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачым, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үлгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә.