Кичер мине, Әнкәй, гафу ит (курай - тат.нац.инструмент) (исполнитель: Татарская Национальная Музыка)

Кайтырмын дип, хатлар язуыма
Көннәр түгел, айлар үттеләр;
Әмма юлларым, сиңа илтмичә,
Еракларга алып киттеләр.
Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,
Тезелешеп кошлар кайтканда;
Улым дип, син ишек ачасыңдыр,
Көзге җилләр тәрәз какканда.
Бер кайтмасам, әнкәй,
бер кайтырмын,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Сине көттереп тә кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Көтәсеңдер хат ташучы килсә,
Кош теледәй сәлам бардыр дип;
Хат булмаса, өмет итәсеңдер:
Иртәгә, бәлки, булыр дип.
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,
Утыңны сүндермичә, мине көт;
Шушы юлда тагы озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Big Time Rush Diana  Brick bazuka без мазы  Sevani apin Alik Gyunashyan  Ayna 2015 Talib Tale eh  Moya Istoriya Murat Nasirov  Ani christy indz mi meghadri  Dang Diggy Dang The Beatards 
О чем песня
Татарская Национальная Музыка - Кичер мине, Әнкәй, гафу ит (курай - тат.нац.инструмент)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен