Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Бас кызым, Өммегөлсем Татар халык җыры Ал таң ата, Чулпан калка, Таң Гөлсемне уята Таңнан торып безнең Гөлсем, Ай-урагын уйната. Бас әле, Өммегөлсем, Идәннәре бөгелсен. Басуыңда зур бәхетнең Чаткылары күренсен! Көн дә дими, төн дә дими, Арып-талуны белми. Ярышларда безнең Гөлсем Алдынгылыкны бирми. Гөлсем шук та, Гөлсем мут та,- Егет күңелен яндыра. Бик еш шулай сөйгәнен дә Эштә хәйран калдыра.