Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Жиллэргэ Рамил Гыймрани көе З.Хөсәенова сүзләре Сагыштан саргайганнарга Кайгырып көн-төннәрен. Илтегез, җитез җилләрем. Хуш исләрен гөлләрнең. Назлап йомшак иркәләнә, Зифа каен җилләргә. Серләрен сөйлимен җилләргә — Илтегез чит илләргә. Шыбырлауын камышларның, Сандугач тавышларын. Гашыйкларның кавышканын, Мәхәббәт сагышларын. Юлларыгыз ишле булсын, Изге уйлар, җилләрем. Чук каеннар сезне көтәр Саный — саный көннәрен.