Кугэрчен (исполнитель: Салават Фатхетдинов)
Күкләрдә оча күгәрчен Сыңарын эзли микән. Әллә илгә шул биектән Тынычлык тели микән. Күкләрдәге күгәрчен Кайгы-хәсрәт күрмәсен. Мәхәббәттән янган йөрәк Сагыштан сүрелмәсен. Күкләрдә оча күгәрчен Күктә иркен күрәсең. Әллә җирне шул биектән Килде микән күрәсе. Күкләрдәге күгәрчен Кайгы-хәсрәт күрмәсен. Мәхәббәттән янган йөрәк Сагыштан сүрелмәсен. Күкләрдә оча күгәрчен Кемнәрне эзли икән. Дөньялар тыныч булсын, дип, Теләкләр тели микән. Күкләрдәге күгәрчен Кайгы-хәсрәт күрмәсен. Мәхәббәттән янган йөрәк Сагыштан сүрелмәсен