Суда, Суда ( Моя Бабушка поет все время именно эту песню, епт) (исполнитель: Татарская народная)
Суда, суда. Татар халык уен җыры И, дускаем, сиңа әйтәм, Гармунчы булсаң ярын Гармунчының буыннары Саен мәхәббәт аның Суда, суда, Суда йөзәласыңмы? Мин сине күрми түзәлмыйм, Ә син түзәласыңмы? Гармунчылар гармун уйный, Кулында балдагы бар; Гармунчы дигән даны бар Сөеп туймас яры бар Суда,суда Суда йөзәргә кирәк; Күреп һәркем түзә ала, Күрми түзәргә кирәк. Утырмагыз урындыкка, Гармунчылар утырсың; Бөгел-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын. Суда,суда, Суда пароходларда; Утын бирдең, суын да бир, Янам синең утларда.