Су буеннан энкэй кайтып килэ (исполнитель: Рамис Галиев)

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Чәчләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына.

Хәтерлиме әнкәй күпме еллар
Шушы сукмаклардан узганын?
Эзләп төште микән сагынып ул
Чишмәдән су алган кыз чагын?..

Шул чакларга алып китәр сыман —
Атлар уйнап чаба үзәннән.
Туган җирләр әнкәй белән бергә
Бик үзгәргән инде, үзгәргән.

Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые алган кулына.
Эзләренә, җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Decode Paramore Cover Samuel Larsen  Goron ki naka LOKI remix 2011 budda bar DJ Mahay feat  Miss a Love again  Наш Бог великий Он Всемогущий  Es sirumem kez Aram Asatryan  Prima Oara Radio Edit Kamelia  Jackie-O - Shingeki no Kyojin OP 1 - Вторжение 
О чем песня
Рамис Галиев - Су буеннан энкэй кайтып килэ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен