Төннәр буе йоклый алмый ятам /минус/ (исполнитель: Хәйдәр Бигичев (Салават, Марат)

Вадим Усманов көе Әхмәт Ерикәй сүзләре

Төннәр буе йоклый алмый ятам,
Әллә чишмә челтрәп акканга?
Әллә кошлар моңлы сайраганга?
Әллә шомырт чәчәк атканда?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Әллә күктә йолдыз балкыганга?
Әллә җилләр шаулап искәнгә?
Әллә юллар алга чакырганга?
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Әллә язгы хисләр ташыганга?
Әллә нечкә күңел булганга?
Әллә инде җирнең табигате
Бар нәрсәдән матур булганга?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
La Vela Puerca Clones  Дмитрий Колдун - Я Для Тебя  Ты мне не снишься я тебе тоже  Звезды не будут  Bobby Matos Return To Spanish Harlem  Мне каждый вечер зажигают свечи Владимир Высоцкий  Zacarias Ferreira Dame Un Beso  День Рождения стас 
О чем песня
Хәйдәр Бигичев (Салават, Марат - Төннәр буе йоклый алмый ятам /минус/?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен