Айтмэ син авыр суз эйтмэ туз!!! (исполнитель: РИЗВАН ХАКИМОВ)

Беркайчан әйтмә син авыр сүз —
Бик кыска, әй, кыска гомерләр.
Син минем гомерлек юлдашым.
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә туз!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Бик авыр минутлар булса да,
Тап миңа шул вакыт җылы сүз;
Авыр сүз әйтәсең килсә дә,
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә туз!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы,
Гөрләтеп яшисе бар әле.

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын.
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың.

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә туз!
Йөрәк бит болай да яралы.
Җырларны шаулатып җырлыйсы.
Гөрләтеп яшисе бар әле.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
В четырех стенах  Hardware store  Григорий Лепс - Вьюга  James Brown Lost Someone  James Brown Bring It Up  Car Thief Beastie Boys  Наруто come back  Калыбельная Полина Гагарина 
О чем песня
РИЗВАН ХАКИМОВ - Айтмэ син авыр суз эйтмэ туз!!!?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен