Эй язмыш, язмыш (Сара Садыйкова көе, Сибгат Хәким сүзләре) (исполнитель: ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле)

Сара Садыйкова көе
 Сибгат Хәким сүзләре

Әй, язмыш, язмыш,
Туган җиремнең
Тугач та кергән
Миңа үз төсе.
Кая барсам да
Мин шат канатлы,
Ирекле, азат,
Һаман үз кеше.

Әй, язмыш, язмыш,
Теләмим башка,
Башка бер җәйне —
Мин үз җәемнән.
Аерма мине
Туган илемнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән.

Әй, язмыш, язмыш,
Ташлама читкә,
Читтә сулырмын
Кайгыдан, моңнан.
Аерма мине
Өй түремдәге
Миләшләремнән,
Каеннарымнан.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Dash berlin believe  Grune teufel  Как же жизнь тяжела  Make it shine remix  La blaze yitme habarlash  Euphoria-Violetta  Mc Zheka  Niggarex гавно 
О чем песня
ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле - Эй язмыш, язмыш (Сара Садыйкова көе, Сибгат Хәким сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен